Котлыйбыз!
Лагерка авылында яшәүче хезмәттәшебез - “служагыбыз“
Михаил Павлович Яковлевка 3 мартта 75 яшь тула.
Армиядәге дуслык гомерлек ул. Тормышыбызда күпме генә дуслар булса да, “служаклар“ - иң сыналганнары, иң ышанычлылары, сиңа ярдәм итәргә әзер кешеләр. Без алар белән кайгысын да, шатлыгын да, тормыш кыенлыкларын, бәхетле мизгелләрне дә күп кичердек.
Хөрмәтле Михаил Павлович!
Без сиңа саулык-сәламәтлек, озын гомер телибез. Кадер-хөрмәттә, бәхетле булып яшә.
Еллар үтә торсын, сулар аксын,
Шатлык белән килсен яңасы.
Без телибез алда гомерләрнең
Бәрәкәтле, якты, нурлысын.
Сиңа юбилей сәламнәрен җибәрәләр: Сипатров Алексей Федорович, хатыны Таисия Дмитриевна белән (Әккәрәй авылы); Гришанин Александр Иванович (Чирмешән); Родионов Федор Алексеевич, хатыны Вера Александровна белән; Семкичева Наталья Ивановна (Мордва Афонькәсе авылы).
Нет комментариев