Котлыйбыз!

Иске Кади авылында яшәүче кадерле кешебез
ХАМИТ МИНХАРИС улы ЛОКМАНОВка 9 июльдә 55 яшь тула.
Яраткан тормыш иптәшем, әтиебез, бабабыз! Шаулап-гөрләп шактый гомер үтелгән, күп эшләр эшләнгән сыман тоелса да, 55 яшь әле ул - ир-ат өчен тормыш тәҗрибәсе тупланган чор, гомернең яртысы гына. Кадерлебез безнең, сине чын күңелдән шушы матур бәйрәмең белән котлыйбыз, иң мөһиме - ныклы сәламәтлек, күңел тынычлыгы, хәерле озын гомер телибез. Киләчәктә дә балаларның, туганнарның игьтибарын, шәфкатьлелеген тоеп, тигезлектә гомер итәргә язса иде!
Котлы булсын юбилеең,
Бәхетләрең килсен күренеп.
Куанычлар гына юлдаш булсын,
Яшә шатлыкларга төренеп.
Әтиебез! Чиксез рәхмәт сиңа,
Бар нәрсәгә булдың түземле,
Сәламәт бул, кайгы-хәсрәт күрмә,
Аллаһым олыласын үзеңне!
Иң изге теләкләр белән, тормыш иптәшең Румия, кызларың Лилия-Эдуард, Гөлия, оныгың Адел.
Комментарии
0
0
тигез тормыш сэламэтлек телим
0
0