Котлыйбыз!

Лашман авылында яшәүче кадерле әтиебез, бабабыз
Минзакир Нуриәхмәт улы Сибгатуллинның
23 июльдә олуг юбилеен – 80 яшь тулуын билгеләп үтәбез.
Әтиебез! Сине ихлас күңелдән юбилеең белән котлыйбыз. Бәйрәмең котлы, мөбарәк булсын. Кайгы-хәсрәт күрми, таза-сау, балаларыңның, оныкларыңның игелеген күреп, тынычлыкта яшәргә язсын. Тән сихәтлеге, иман байлыгы гомерлек юлдашың булсын. Гел шундый шаян-шук күңелле булып кал.
Күпме генә бәхет теләсәк тә,
Бик аз булыр кебек тоела.
Нинди генә изгелекләр эшләмәдең
Кешеләргә гомер буена!
Шуңа Сине бар да яраталар,
Дус-ишләрең йөри кергәләп.
Сәламәтлек, бәхет-шатлык белән
Яшик әле, әти, бергәләп!
Маңгаеңда сырлар – үткән еллар,
Борчуларың эзе – ак чәчең.
Барлык балаң, әти, рәхмәт әйтә,
Котлы булсын 80 яшең!
Иң изге теләкләр белән, балаларың Рәмилә, Рәмил-Әнисә, Резеда-Шамил,
оныкларың Фәния, Айгөл, Альберт, Әмирхан.
Әлеге теләкләргә әниебез Наилә һәм апабыз Зәйнәп,
барлык туганнар, кодагыйлар да кушыла.
Нет комментариев