Котлыйбыз!

Түбән Кәминкә авылында яшәүче әтиебез
Рәүф Вагиз улы Мостафинга –20 апрельдә,
әниебез Сәрмәдия Гомәр кызы Мостафинага
30 апрельдә 60 яшь тула.
Кадерле әти-әниебез! Сезне гомер бәйрәмнәрегез белән ихлас күңелдән тәбрик итәбез.
Безгә биргән тәрбияләрегез, көндәлек тормышыбызда һәрчак терәк-таяныч булырлык киңәшләрегез өчен, йөрәгебез түреннән чыккан рәхмәт сүзләребезне әйтеп, саулык-сәламәтлек, бәхетле имин картлык телибез. Авыр мизгелләрдә дә сез бер-берегезгә кирәк, терәк булып, кайгысын да, шатлыгын да уртаклашып, матур, күркәм гомер кичерәсез. Еллар тыныч булып, балаларыгызга, оныкларыгызга куанып яшәргә насыйп итсен.
Күңел күгегез һәрчак аяз булсын,
Читләп үтсен сагыш-борчулар.
Ныклы сәламәтлек юлдаш булсын,
Аннан кадерлерәк нәрсә бар?!
Туган көнегез – юбилеегыз белән
Чын күңелдән сезне котлыйбыз.
Сәламәтлек, шатлык, куанычлар,
Күңел тынычлыгы телибез.
Иң изге теләкләр белән, балаларыгыз,
кияү-киленнәрегез, оныкларыгыз, туганнарыгыз.
Нет комментариев