Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Котлыйбыз!

15 мая 2018, 10:30

1172

0

0

Котлыйбыз!

Лашман авылында яшәүче кадерле әниебез

МИННУР ХАММАТГАТА кызы НУРЕТДИНОВАның

бүген, 15 майда, гомер бәйрәме  – 85 яшь тулды.

Кадерлебез, сине ихлас күңелдән юбилеең белән котлыйбыз, корычтай нык сәламәтлек, чиксез шатлыклар телибез.

Әни! Дөньяның саф һавасын сулап, ризыкларын татып, гүзәллеген күреп, үз аякларың белән йөреп, балаларың, туганнарың белән бергә гомер кичерүең сине ифрат зур бәхетле итә.

85 ел эчендә, Аллаһы Тәгалә биргән гомереңдә, күпме авырлыклар күрсәң дә сынмагансың, сыгылмагансың. Күпме еллар укыган догаларың кабул ителеп, гомер дәфтәрең буенча җәннәтләрдә булырга язсын сиңа.

Әни диеп дәшү шундый рәхәт

Рәхмәт, әни, һәммәбездән рәхмәт.

Әни булдың, әни булып калдың -

һәр көнне безнең өчен яшәп

Әни диеп әйтә алу – бәхет

син яшисең һәрчак безне аңлап

Безгә кылган теләкләреңне

Булса иде, әни, бәхилләтеп.

Иң изге теләкләр белән,

балаларың, оныкларың.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев