Котлыйбыз!
Кармыш авылында яшәүче әтиебез
ӘСХӘТ КАСЫЙМ улы белән әниебез ОРКЫЯ ХАТЫЙП кызы ХАРРАСОВЛАРның
гаилә корып яши башлауларына 14 декабрьдә 55 ел була.
Кадерле әти-әниебез! Сезне зөбәрҗәт туегыз белән ихлас күңелдән котлыйбыз! Бу көннең аклыкка-сафлыкка күмелгән кыш көненә туры килүе дә очраклы хәл түгелдер. Яңа яуган ак карлардан атлап киткән тәүге эзләрегез аша Сез озын, бәрәкәтле, бәхетле юл үттегез.
Сезнең бер-берегезне ярты сүздән аңлап, санлап, тату яшәвегезгә без генә түгел, авылдашлар да соклана, үрнәк итеп куя. Безне – өч балагызны җылы ояда, җил-яңгыр тидермичә үстердегез, барыбызга да белем алып, олы тормыш юлына басарга ярдәм иттегез, хезмәт сөяргә, тормыш киртәләрен узарга, үзара дус-тату яшәргә, туганлык җепләрен сакларга өйрәттегез. Бүгенге көндә дә
хәер-фатихагыздан калдырмый, изге догаларыгыз белән булышып яшисез. Без туган нигезебезгә һәрвакыт сагынып кайтабыз. Монда безне кайчан гына кайтсак та ачык йөзле, шат күңелле, кайгыртучан әниебез, беркайчан тик утырмас, ару-талуны белмәс, зирәк әтиебез каршылый. Барысы өчен дә мең-мең рәхмәт Сезгә, без Сезне бик яратабыз! Киләчәктә дә безгә терәк булып, нигезебезнең
сүрелмәс нуры, туасы таңнарыбызның якты кояшы булып, кайгы-хәсрәт күрми, балаларыгызның, оныкларыгызның бәхетенә куанып, игелекләрен күреп, һәр мизгелдән тәм табып, сәламәтлек, күңел тынычлыгы белән тигезлектә, муллыкта озын гомер кичерергә язсын.
Ихтирам белән,
балаларыгыз, килен-кияүләрегез, оныкларыгыз.
Комментарии
0
0
Бездэ котлыйбыз
0
0