Котлыйбыз!

Кара Чишмәдә яшәүче әтиебез АЛИК ИСМӘГЫЙЛЬ улы ӘГЪЛҮКОВның – 28 декабрьдә,
әниебез АСИЯ ИБНЕАБИН кызының 5 гыйнварда туган көннәре.
Кадерлеләребез, дистәләрне дистәгә кушып, гомер йомгакларын сүтсәгез дә, бер-берегезне аңлап, шатлыкборчуларны уртаклашып, күңел матурлыгын югалтмыйча, җан аклыгын башкалар белән бүлешеп яшисез. Бүгенге көндә дә әти-әниебез безгә төпле киңәшче, җаныбызны җылытучы иң изге, иң кадерле кешеләр. Кадерле әти-әни! Гомер бәйрәмегез котлы, кояшлы, гомерегез озын, тормышыгыз имин булсын.
Якты өмет, олы шатлыклар
Һәрчак сезгә юлдаш булсыннар.
Уңышлардан килгән куанычлар
Күңел күген бизәп торсыннар.
Иң изге теләкләр белән, балаларыгыз, кияүләрегезкиленнәрегез, оныкларыгыз һәм аларның балалары.
Нет комментариев