Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Котлыйбыз!

04 сентября 2018, 15:08

1037

0

1

Котлыйбыз!

Кармыш авылында яшәүче туганыбыз

Шәүкәт Фатыйх улы Гатинга

5 сентябрьдә 60 яшь тула.

Кадерле энебез! Сине чын күңелдән юбилеең белән котлап, иң изге, якты, матур теләкләребезне юллыйбыз. Син кешеләргә бары яхшылык кына телисең. Күңелең чиста, керсез. Намуслылык, гадилек, тырышлык – сине бизәүче асыл сыйфатлар. Һәрвакыт шундый булып кал. Туганнары турында кайгыртып яшәүче, нинди генә ярдәм кирәк булганда да булышырга әзер торучы, һәрвакыт көр күңелле, изге җанлы туганыбызның авыруларга бирешми, сау-сәламәт, гел шулай егетләрчә җитез, энергиясе ташып торуын телибез. Киленебез, җиңгәбез Гөлия белән балаларыгызның уңышларына сөенеп яшәгез. Якыннарыңның, туганнарыңның игелеген күреп, бергә-бергә гомер итәргә Аллаһы насыйп итсен. Без сине бик хөрмәт итәбез һәм яратабыз.

Һәр туар таң шатлык алып килсен,

Читләп үтсен кайгы-борчулар.

Раббым сезгә сәламәтлек бирсен,

Аннан кадерлерәк нәрсә бар!!!

Иң изге теләкләр белән, барлык туганнар исеменнән,
абыйларың Хафиз, Вазыйх, апаң Сания.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев