Котлыйбыз!
Әмир авылында туып үскән, хәзер Чирмешәндә яшәүче,
безнең өчен бик кадерле булган әниебез АЛСУ МИРСӘЕТ кызы РАМАЗАНОВАның
28 октябрьдә 55 яшьлек юбилее.
Кадерле әниебез, сине бу матур бәйрәмең белән чын күңелдән котлыйбыз! Без сине чиксез хөрмәт итәбез, яратабыз! Алдагы гомер юлларын сау-сәламәт, һәр туар көнгә куанып, бәхет-шатлык белән үтәргә насыйп булсын.
Сабыр, гади, кешелекле,
Кылганнарың бары изгелек.
Борчуларың калсын үткәннәрдә,
Бәхетләрең булсын гомерлек.
Син бит, әни, безнең өчен кояш,
Синнән нурлар алып яшибез.
Озак яшә, мәңге яшь бул,
Иң кадерле якын кешебез.
Иң изге теләкләр белән балаларың Алия-Илдар, Айгөл-Илгиз һәм оныкларың.
Нет комментариев