Котлыйбыз!
Хөрмәтле авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек тармагы хезмәтчәннәре,
җитәкче-белгечләребез, ветераннар!
Авыл хуҗалыгы өлкәсендә нинди генә яңа технологияләр уйлап табылмасын, без һәрчак сезнең тәҗрибәгез һәм хезмәтегезгә таянабыз. Җиргә карата хуҗаларча мөнәсәбәтегез, җаваплы карашыгыз өчен рәхмәт сезгә. Киләчәктә без бергәләп алга куйган максатларга ирешеп, районның икътисади үсешендә тотрыклылыкны тәэмин итәрбез дип ышанам.
Гомерләрен туган җиргә багышлаган, авыр һәм җаваплы һөнәрне намус белән башкарган тармак ветераннарына да хөрмәтем зур.
Бәйрәм белән сезне! Барыгызга да саулык-сәламәтлек, иминлек, йортларыгызга бәрәкәт телим. Тормышыбыз шатлык-сөенечләр белән тулы, табыннарыбыз мул булсын.
Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы
Мирзаһит Гатин.
Нет комментариев