Котлыйбыз!
Чирмешәндә яшәүче кадерле кешебез
РӘСИМ ГАРИФ улы ШӘРИФУЛЛИНның 8 октябрьдә 50 яшьлек юбилее.
Кадерлебез, туган көнең, юбилеең белән ихлас күңелебездән котлыйбыз. Син гаиләдә искиткеч әти, ышанычлы ир, дус-туганнарга ярдәмчел кеше, безнең таянычыбыз, ышанычыбыз, яклаучыбыз да, саклаучыбыз да. Сиңа нык исәнлек, озын гомер, җан тынычлыгы телибез. Киләчәктә дә бер-беребезнең күңел яктылыгын тоеп, тигезлектә, муллыкта яшәргә насыйп булсын.
Иң изге теләкләр белән, хатының Язилә,
улларың: Риназ, Данияр, Вилдан.
Нет комментариев