Котлыйбыз!
Бәркәтә авылында яшәүче ФЛЕРА ИМАМЕТДИН кызы МИРГАЛИМОВАга 5 сентбярьдә 60 яшь тулды.
Кадерле әниебез! Чын йөрәктән юбилеең белән котлыйбыз. Син безнең өчен һәрчак олы җанлы, киң күңелле кеше, таянычыбыз, киңәшчебез, җылы кояшыбыз! Киләчәктә дә сау-сәламәт булып, кадер-хөрмәттә, әтиебез белән тигезлектә, безне шатландырып, сөенеп яшәргә язсын. Тормышыбызга ямь өстәп, кайгы-хәсрәтсез, якыннарыңның игелеген күреп, озын гомер теләп калабыз сина.
Күпме булса җирдә изге теләк –
Без телибез сиңа барын да.
Ап-ак карлар кебек бәхет яусын
Туган көннең һәрбер таңында.
Иң изге теләкләр белән, балаларын Рәйханә-Шамиль, Айрат-Эльвира, оныкларың Камил, Сәмирә, Ясминә, Тимур. Бу теләкләргә әтиебез Әкъдәс тә кушыла.
Нет комментариев