Котлыйбыз!
Чирмешәндә яшәүче, безнең өчен иң кадерле, хөрмәтле, иң якын кешебез, әниебез, әбиебез ӘЛФИЯ ВӘЛИ кызы ДӘҮЛӘТШИНАның шул көннәрдә гомер бәйрәме.
Рәхмәт, әни, мең-мең рәхмәт,
Бар нәрсәгә булдың түземле.
Сәламәт бул, кайгы күрмә,
Ходай олыласын узеңне.
Сабыр, гади, кешелекле,
Кылганнарың бары изгелек.
Борчуларың калсын үткәннәрдә,
Бәхетләрең булсын гомерлек.
Күңелләрең тыныч булсын, әни, бәгьрем!
Кайгы-хәсрәт килә күрмәсен.
Йөзең хаман көләч, матур булсын,
Күзләреңнең нуры сүнмәсен.
Син бит, әни, безнең өчен кояш!
Синнән нурлар алып яшибез.
Озак яшә, мәңге яшь бул
Ин кадерле, якын кешебез!
Иң изге теләкләр белән, балаларың Фәрит-Гөлия, Айсылу, Айгөл-Руслан,
оныкларың Булат, Камилә, Равил, Ильмира, Алия, Камил.
Бу теләкләргә әтиебез Рафик та кушыла.
Нет комментариев