Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Котлыйбыз!

01 сентября 2022, 08:13

382

0

0

Котлыйбыз!

Түбән Чегодай авылында яшәүче әтиебез, бабабыз

Хәлил Хабибулла улы Шәйдуллинның 2 сентябрьдә 70 яшьлек юбилее.

Котлы булсын, әти, туган көнең! Сиңа булган теләкләрбезнең иң мөһиме – алдагы гомер елларыңны иминлектә, сау-сәламәт булып үтәргә язсын!

Без бәхетле, әти, син булганга, балалар, оныклар дип яшәвеңә. Рәхмәт сиңа барысы өчен дә! Киләчәктә дә балаларыңның, оныкларыңның, туганнарыңның игътибарын, ихтирамын тоеп, әниебез белән бәхетле, хәерле, тыныч тормышта гомер итәргә Аллаһы насыйп итсен!

Котлы булсын туган көнең, әти!

Сәламәтлек телик иң элек.

Насыйп булсын яшәү тынычлыкта

Күреп бездән хөрмәт, игелек.

6 сентябрь көнне әниебез Рәсимә Рәхимҗан кызының да туган көне. Кадерле әниебез, алдагы гомер юлларын сау-сәламәт булып, балаларыңның тәрбиясен тоеп, шатлык белән үтәргә язсын.

Иң изге теләкләр белән, кызың Гөлүсә, киявең Рәмил, улың Илнур, киленең Гөлназ, оныкларың Назлы һәм Нәргиз. Безнең теләкләргә кодабыз Рөстәм, кодагыйлар Гүзәл, Хәлидә дә кушыла.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев