Котлыйбыз!
Лашман авылында туып үскән, хәзер Чирмешәндә яшәүче ФӘГЫЙЛЬ СӨЛӘЙМАН улы ГАТИН 16 июльдә 65 яшьлек юбилеен билгеләп үтә.
Кадерле әтиебез!
Сине ихлас күңелебездән матур гомер бәйрәмең белән котлыйбыз. Безне, балаларыңны һәм оныкларыңны, хезмәт сөяргә өйрәттең.
Кайчак таләпчән, кирәк чакта кырыс та була белдең, ләкин һәрчак туры сүзле, гадел, киң күңелле, олы йөрәкле, мәрхәмәтле, ярдәмчел булып калдың.
Киләчәктә Ходай биргән гомереңне тазалыкта, муллыкта, башкарган хезмәтләреңә сөенеп, пар канатың - кадерле әниебез белән тигезлектә, бәхет-шатлыкта яшәргә язсын сиңа.
Сине бик яратып һәм олы рәхмәтләр белән, кызларың. Бу теләкләргә әниебез, кияүләрең һәм оныкларың да кушыла.
Нет комментариев