Котлыйбыз!
Лашман авылында яшәүче кадерле әниебез
САНИЯ ГАЛИ кызы ШӘРӘФЕТДИНОВАның 3 августта 80 яшьлек юбилее.
Кадерле әниебез, сине бу матур бәйрәмең белән чын күңелдән котлыйбыз!
Алдагы гомер юлларын сау-сәламәт булып, балаларыңның тәрбиясен тоеп, шатлык белән үтәргә язсын.
Чәчләреңне, әни, чал басса да,
Күңелең көр, һаман яшь әле.
Жаның тыныч, тәнең таза булсын,
Кайгы-хәсрәт күрми яшә әле.
Рәхмәтеннән Ходай ташламасын,
Кунагы бул якты дөньяның.
Озак яшә утын сүндермичә,
Балаларың үскән ояның.
Иң изге теләкләр белән балаларың: Равилә, Земфира, Равил-Гүзәл.
Безнең теләкләргә оныклар, оныкчыклар да кушыла.
Нет комментариев