Котлыйбыз!

Түбән Чегодай авылында яшәүче ГАЙСӘ ГАБДУЛЛА улы ГЫЙНИЯТУЛЛИНның
3 гыйнварда 60 яшьлек юбилее!
Кадерле әтиебез, бабабыз, юбилеең белән ихлас күңелдән котлыйбыз! Киләчәктә дә көннәрең имин булсын, шатлык-сөенечләргә тулып торсын. Янәшәбездә әле озак еллар безнең киңәшчебез, терәгебез булып, әниебез Рәзинә белән бергә-бергә куанычларга гына уралып, берберегезне саклап, сау-сәламәт, тигезлектә озын гомер итегез. Безне сөендереп озын-озак яшә!
Тормышның биш төрле чагы була,
Син таяныч безгә, син терәк.
Бәхетле бул, сау-сәламәт яшә,
Һәрвакытта безгә син кирәк.
Котлы булсын юбилеең,
Бәхетләрең килсен күренеп.
Куанычлар гына юлдаш булсын
Яшә шатлыкларга төренеп.
Иң изге теләкләр белән, балаларың: Гөлназ-Илдар, Гүзәл-Рафаэль, оныкларың. Безнең теләкләргә әниебез һәм туганнар да кушыла.
Нет комментариев