Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Котлыйбыз!

04 июня 2016, 14:35

697

0

0

Котлыйбыз!

Иске Кади авылында яшәүче газиз кешебез, кадерле әниебезне Тәнзилә Таһир кызы Могыйзовага 5 июньдә 50 яшь тула. Кадерлебезне юбиллее белән чын күңелдән котлыйбыз.

Аңа нык сәламәтлек, бәхет, күтәренке яхшы кәеф телибез. Син һәрчак тормышта ныклы терәгебез, таянычыбыз, ышанычыбыз, киңәшчебез булдың. Кадерлебез, туар таңнарың тыныч, саулыгың нык булсын, көннәрең шатлык - куанычлар белән тулып торсын. Муллыкта, бәрәкәттә дөньяның ямен, яшәүнең рәхәтен, балалар, оныклар игелеген тоеп озак яшәргә язсын.
Котлы булсын, әни, туган көнең,
Озак яшә, бул син бәхетле.
Яныбызда син булганда гына
Өебез нурлы, барыбыз бәхетле.
Иң изге теләкләр белән ирең Тәлгать,
балаларың Дамир - Чулпан, Илһат- Лилия, Зәринә - Илшат,
оныкларың Әмирхан, Зөлфия, Алмаз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев