Югары Кәминкәдә туып-үскән, бүген Казанда яшәүче Фәрһад Вәли улы Гафиятуллинга 26 майда 60 яшь тула.
Кадерле туганыбыз! Син әти урынына калган иң олы абыебыз, ярдәмчел, һәрвакыт ачык йөзле изге зат. Безгә булган җылы карашың, акыллы киңәшләрең өчен ихлас рәхмәтебезне белдерәбез.
Хөрмәтле абыебыз!
Сине гомер бәйрәмең, юбилеең белән тәбрик итәбез. Ходай сиңа хәерле гомер, җан тынычлыгы, саулык-сәламәтлек бирсен. Алдагы көннәреңдә дә тормыш иптәшең Фәридә белән пар канатлар булып бәхетле озын гомер кичерергә язсын.
Язларда бит синең туган көнең,
Син үзең дә җылы яз кебек.
Йөрәкләрне ярып бирер идек,
Синең өчен ул да аз кебек.
Иң изге теләкләр белән, барлык туганнарың исеменнән Югары Кәминкәдә яшәүче Гафиятуллиннар гаиләсе.
Фото Гафиятуллиннар гаиләсеннән алынды.
Нет комментариев