Бәйрәм белән!
Ватан сакчысы көне уңаеннан Бөек Ватан сугышы һәм Кораллы Көчләр ветераннарын, локаль конфликтларда катнашучыларны, үзенең сугышчан бурычын үтәгән һәм бүген дә үтәүче барлык ир-егетләрне чын күңелдән бәйрәм белән котлыйм.
Бу бәйрәм бөтен халыкныкы. Аны гаиләнең терәге булган, тыныч вакытта да Ватан мәнфәгатьләрен саклаучы барлык ир-егетләр дә хаклы рәвештә үзләренеке дип саный.
Барыгызга да нык сәламәтлек, бәхет, тынычлык һәм имин тормыш телим!
Бари Галиев,
Чирмешән районы ветераннар (пенсионерлар) советы рәисе.
Нет комментариев