Чирмешәндә яшәүче кадерле кешебез - туганыбыз, улыбыз Рафис Салих улы Хөснетдиновка 50 яшь тулды.
Кадерлебез!
Туган көнең белән чын йөрәктән котлап, сиңа сәламәтлек, күңел тынычлыгы, шатлыклы көннәр телибез. Алга таба да озак еллар тигезлектә, мул, рәхәт тормышта яшәргә язсын сиңа Ходай.
Юбилеең белән тәбрик итеп,
Кышның шушы матур көнендә.
Матур тормыш һәм нык исәнлек
Без телибез сиңа гомергә.
Яратып, иң җылы теләкләр белән, Самат - Галия, Алия, Булат, Камил; Фидаил-Вероника. Бу теләкләргә әти-әниебез дә кушыла.
Самат Хөснетдинов фотосы.
Нет комментариев