Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
Котлаулар

Котлыйбыз!

24 ноября 2015, 11:31

781

0

0

Лашман авылында яшәүче әтиебез, бабабыз Җәүдәт Сирач улы Гайсинның 26 ноябрьдә туган көне.

Кадерле әтиебез! Сине чын күңелебездән 60 яшьлек юбилеең белән тәбрик итәбез. Әтиебез, сиңа ныклы сәламәтлек телибез, еллар узганын санамыйча, муллык белән яшәргә насыйп булсын. Килер көннәрең якты, матур, туар таңнарың тыныч булсын. Җан тынычлыгын югалтмыйча, бәхет-шатлыкларга төренеп, әниебез белән тигез гомер итүегезне телибез.
Без телибез сиңа зур бәхетләр,
Күтәренке булсын күңелең.
Матур яшә, картаюны белмә,
Гел шатлыктан торсын гомерең.
Туган көнең, юбилеең белән,
Барыбыз да сине котлыйбыз.
Теләкләрнең бары изгеләрен,
Чын күңелдән сиңа юллыйбыз.
Иң изге теләкләр белән, әниебез, балаларың Гөлназ-Рәмис, Радик-Айгөл, оныкларың Гөлия, Шамил, Әнисә. Бу теләкләргә кода-кодагыйларың һәм барлык туганнар да кушыла.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев