Чирмешән авылында яшәүче кадерле әтиебез Нурислам Ильяс улы Гатинның 29 октябрьдә туган көне, юбилее.
Кадерле әтиебез! Сине ихлас күңелдән юбилеең белән кайнар котлыйбыз. Сиңа озын гомер, җан тынычлыгы, саулык-сәламәтлек телибез. Олы җанлы, киң күңелле, көчле рухлы, ярдәмчел әтиебез, киләчәктә дә әни белән гаилә учагын сүндермичә, пар канатта безгә терәк булып яшәсәгез иде.
Әткәй, диеп әйтер кешең булу,
Нинди бәхет бит ул дөньяда.
Шатлыкларың булса уртак була,
Кайгыларың булса югала.
Балаларың буй җиткән,
Оныкларың тирәңдә.
Яннарыңнан да китмиләр,
"Яратабыз" диләр дә.
Авыруны белми яшә,
Бул һаман үз көчеңдә.
Сине исән-имин күрү,
Бәхет барыбыз өчен дә.
Иң изге теләкләр белән, әниебез Рәшидә, балаларың Гөлчирә-Альберт, Гөлназ, оныкларың Аида, Сабина, Сәйдәш.
Нет комментариев