Син, әти, безнең өчен һәрчак олы җанлы, киң күңелле кеше, таянычыбыз, ышанычыбыз, киңәшчебез, җылы кояшыбыз, рухи чишмәбез, яшәү өлгебез. Син тормыш авырлыкларын җиңә килгәнсең, балаларыңа, туганнарыңа сабырлык, изгелек, шәфкатьлелек үрнәге күрсәтеп яшәдең. Һәрвакыт ягымлы, йомшак күңелле генә булып калмыйча, кирәк вакытта кырыс та, таләпчән дә була белдең.
Әти, әни белән икегезгә язгы кояш нурларыдай аяз көннәр, иртәләр, исәнлек-саулык, җан тынычлыгы, озын гомер, ак бәхетләр телибез. Картлык көннәрең бары тик шатлыкта гына үтсен. Гел шулай көләч, ягымлы бул. Безне сөендереп озын-озак яшә, әти!
Әтиебез - безнең кадерлебез,
Без бәхетле җирдә син барга.
Фәрештәләр кунсын иңнәреңә
Туган көнең белән котларга.
Яшә әле бер дә бирешмичә,
Баш имичә кырыс җилләргә.
Яшә җирдә язгы гөлләр булып,
Терәк булып безнең иңнәргә.
Иң изге теләкләр белән, тормыш иптәшең Фәридә, балаларың Венера, Әнисә, Рафаэль-Алия, оныкларың Динар, Регина, Ранэль, Асэль, Элина.
Нет комментариев