14 октябрь - безнең гаиләбез өчен зур бәйрәм көне - Чирмешәндә яшәүче кызыбыз Венера Марс кызы Кәримованың 45 яшьлек юбилее.
Кадерлебезне тормыш бәйрәме белән чын күңелдән кайнар котлыйбыз һәм ихлас, якты теләкләребезне җиткерәбез. Кызыбыз үз тырышлыгы белән югары уку йортын тәмамлады, бүген ялгызы улы белән кызын укыта, алар да югары белем ала.
Кадерле кызыбыз, синең тыныч, сабыр холкың, изге күңелең һәркемгә матур үрнәк булып тора. Күңелең тулы игелек булганга барлык якын кешеләрең сине хөрмәт итә, якын күрә, ярата. Киләчәктә дә шундый булып кал. Табыннарың мул, дусларың күп, күк йөзең аяз, гомерең бәхетле, бәхетең гомерле булсын. Алдагы гомер юлларың озын булсын, саулыкта-сәламәтлектә балаларыңа терәк булып яшәргә язсын.
Гомер уртасына җитсәң дә син,
Яшь кызлардай җитез йөрисең.
Куйган максатыңа ирешү өчен
Һәр нәрсәнең җаен беләсең.
Бүген кечкенә оныгыбыз Элинаның да туган көне. Аңа яхшы укып, әнисенә ныклы терәк булып үсүен теләп калабыз.
Иң изге теләкләр белән, әти-әниең, Әнисә, Алия-Рафаэль, Динар, Регина, Ранэль, Асэль.
Нет комментариев