Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Котлыйбыз!

15 марта 2018, 08:30

716

0

0

Котлыйбыз!

Чирмешәндә яшәүче кадерле кешебез

Равил Шамил улы Гатинга

16 мартта 50 яшь тула.

Әтиебез, бабабыз, сине ихлас күңелдән гомер бәйрәмең, 50 яшьлек юбилеең белән котлыйбыз. Сиңа аяз күк йөзе, корычтай нык сәламәтлек, кояштай озын гомер, чиксез шатлыклар телибез. Сабыр холыклы, мәрхәмәтле, ярдәмчел, кадерледән-кадерлебез, киләчәктә дә киң күңелле, олы йөрәкле булып кал. Ходай насыйп итеп, алдагы көннәрдә дә сәламәтлектә, әни белән тигезлектә гомер итәргә, без - балаларыгызның, оныкларыгызның шатлыкларына сөенеп яшәргә язсын.

Тормыш юлың һәрчак балкып торсын,

Ягымлы, шат булсын күңелең.

Озын гомер, бәхет-шатлык белән

Бер кайгысыз үтсен гомерең.

Зур бәхетләр юлдаш булсын сиңа,

Көннәреңне шатлык бизәсен.

Сәламәтлек - ярты бәхет, диләр,

Шушы бәхет читләп үтмәсен.

Иң изге теләкләр белән, балаларың Рәмис,

Гөлинә-Айгиз, оныкларың Илзирә, Әмир.

Безнең теләкләргә әниебез Рәзидә дә кушыла.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев