Котлыйбыз!

Район башкарма комитеты җитәкчесенең
социаль мәсьәләләр буенча урынбасары
Рәмзия Шакир кызы Долгополованың
4 мартта туган көне - юбилее.
Хөрмәтле Рәмзия Шакировна! Олуг юбилеегыз уңаеннан ихлас теләкләребезне кабул итегез. Сезгә ныклы саулык, күңел тынычлыгы, бәрәкәтле мул тормыш телибез. Эшегездә зур уңышлар насыйп булсын. Балаларыгызның, оныкларыгызның уңышларына сөенеп озын-озак яшәгез.
Юбилеегыз котлы булсын,
Телибез бәхет кенә.
Сөендерсен һәр көнегез
Шатлыклар килеп кенә.
Бәйрәмнәрнең матур хатирәсе
Күңелләрдә калсын уелып.
Тәбриклибез Сезне чын күңелдән,
Барыбыз да бергә җыелып.
Иң изге теләкләр белән,
район финанс-бюджет палатасы коллективы.
Нет комментариев