Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
Котлаулар

Котлыйбыз!

03 марта 2018, 07:30

680

0

0

Котлыйбыз!

Кара Чишмә авылында яшәүче

Шәфика Минсалих кызы Гозәерова

4 мартта үзенең 50 яшьлек юбилеен билгеләп үтә.

Кадерле әниебез, апабыз! Чын күңелебездән туган көнең белән котлыйбыз. Бүгенге көнебез белән без сиңа бурычлы. Яхшы тәрбия биреп, дөрес юл күрсәткәнең өчен бик зур рәхмәт. Син көчле рухлы, ярдәмчел, изге күңелле кеше, без синең белән горурланабыз, сабырлыгыңа сокланабыз.

Озын гомер, җан тынычлыгы, тән сихәтлеге, саулык-сәламәтлек телибез. Иңнәреңдәге шәфкать фәрештәсе сине беркайчан да ташламасын. Туганнарыңның терәген, балаларыңның, оныкларыңның игелеген күреп, уңышларына шатланып, озын-озак яшәргә насыйп булсын.

Сине яратып, улларың Илнур, Илмир,

киленең Айгөл, оныгың Әдилә,

әтиең һәм барлык туганнарың.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев