Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Котлыйбыз!

03 марта 2018, 06:30

799

0

0

Котлыйбыз!

Лашман авылында туып-үскән, бүгенге көндә Чирмешәндә гомер итүче

сөекле апабыз, әниебез, кызыбыз

Рәмзия Шакир кызы Долгополованың

4 мартта 55 яшьлек юбилее.

Ул гомере буе районда җаваплы эшләрдә эшләп, хезмәтен яратып, җиренә җиткереп башкаручы белгеч, өендә ике кызы, кияүләре, оныгының ышанычлы терәге, аларны җил-давыллардан саклап яшәүче алтын куллы хатын-кыз, туганнары һәм әти-әниләре өчен - акыллы киңәшче, ярдәмче.

Кадерлебез! Син - дөньяда иң затлы кешеләрнең берсе, без сине чиксез хөрмәт итәбез һәм яратабыз. Уй-теләкләрең тиң, туар таңнарың тыныч, саулыгың ныклы, гомерең бәхетле булсын! Авырмый, кайгы-хәсрәт күрми, җан тынычлыгы белән гомер итүеңне телибез. Якыннарыңның игелеген күреп, безгә һәрвакыт кирәк һәм терәк булып яшәргә язсын сиңа Ходай. Рәхмәтләргә һәм рәхәтләргә төренеп яшә.

Тормышта гел ярдәм итеп тора

Зирәк киңәшләрең, җылы сүзең,

Иркәлисең, яратасың, юатасың,

Тыңлыйсың да, аңлыйсың да үзең.

Сәламәтле, озын гомер язсын,

Гел көләч һәм яшь бул, хәзергечә.

Күңелең синең күтәренке булсын,

Сөенеп һәм сөендереп мең-мең яшә!

Олы ихтирам белән, әти-әниең, туганнарың,

кызларың, кияүләрең һәм оныгың.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев