Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Котлыйбыз!

28 февраля 2018, 05:23

737

0

0

Котлыйбыз!

Керкәле авылында туып-үскән,

хәзер Чирмешәндә яшәүче әниебез

Рушания Нәбиулла кызы Фәттахованың

1 мартта 90 яшьлек юбилее.

Кадерле әниебез, әбиебез! Сине шушы олы бәйрәмең белән котлап, йөрәк түреннән чыккан иң изге теләкләребезне җиткерәбез. Җир йөзендә әнидән дә якын, әнидән дә рәхимле, әнидән дә олы җанлы зат юктыр. Аллаһының мең рәхмәте яусын сиңа. Ходай сабырлык бирсен үзеңә, безнең белән бергә озын гомер итеп, тән сихәтлеге, саулык, күңелеңдәге җан җылыңның нуры сүнмичә, сүрелмичә, балаларыңа яшәеш чыганагы булып торуыңны телибез.

Кояш җылысына җыелгандай,

Сыенабыз, әни, яныңа.

Тормыш ямен, матурлыгын тоеп,

Яшә, әни, яшә тагын да!

Иң изге теләкләр белән, барлык балаларың, оныкларың,

оныкчыкларың һәм туганнарың.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев