Котлыйбыз!

Туймәт авылында туып-үскән,
Чирмешәндә яшәүче безнең барыбыз өчен дә бик-бик якын, яраткан,
газизләрдән-газиз, сөекле әниебез, апабыз, сеңелебез, кадерле тормыш иптәшем
Гамилә Сибгат кызы Каюмованың 23 февральдә 60 яшьлек юбилее.
Кадерлебез! Без - туганнарың, якыннарың, бүгенге көнгә кадәр синдә булган матур сыйфатларны үзебездә булдыру теләге белән янып яшибез. Син гомерең барына хезмәт сөйдең, сабырлыгыңа таң калырлык, ни генә булмасын, иң беренчеләрдән булып син ярдәмгә ашыгасың. Һәркайсыбызны көтелмәгән авырлыклардан саклап, яклап калырга тырышасың, эчкерсез ярдәм итәсең. Безнең өчен барын да эшләргә әзер булган игелекле, олы йөрәкле туганыбыз, рәхмәт сиңа!
Туганда ук шәфкать иясе булып,
Туу сиңа насыйп булганмы?!
Гомер буе шәфкатьлелек кылып,
Чәчләреңә кырау кунганмы?!
Ак халат астына яшеренгән ак күңелең белән инде ничә еллар армый-талмый кешеләргә тугрылыклы хезмәт итәсең, йөрәк җылыңны бирәсең. Киң күңелең, ачык йөзең, йомшак кулларың, рухи матурлыгың белән дәвалыйсың. Шундый гүзәл сыйфатларга ия син, безнең кадерлебез! Ә бүген без, күңел түрендәге иксез-чиксез изге теләкләребезне җиткерәбез. Яраткан тормыш иптәшеңнең, газиз балаларыңның, якыннарыңның, туганнарыңның күңел җылысын тоеп, игелекләрен күреп, бәхетле озын гомер кичерүеңне телибез. Гомереңнең һәр көнен исәнлек-сау-
лык, күңел тынычлыгы, иман байлыгы, гаилә шатлыгы, балалар, туганнар куанычы белән каршы алырга насыйп булсын.
Юбилеең белән! Мәрхәмәтле җаның, киң күңелең, эчке дөньяңның матурлыгы белән сокландырып һәм сөендереп озын-озак яшә.
Туган көндә нәрсә теләсәк тә,
Алыштыра алмас саулыкны.
Аллам насыйп итсен, корычтай нык,
Какшамаслык саулык-байлыкны.
Җизни белән тигезлектә яшәп,
Сыгылмый мен гомер тавына.
Балаларың, туар оныкларың,
Куандырсын тагын, тагын да.
Иң изге теләкләр белән, яраткан тормыш иптәшең, балаларың һәм барлык туганнарың.
Чаллы - Туймәт - Чирмешән.
Нет комментариев