Котлыйбыз!

Әмир авылында яшәүче
Рәсимә Габбас кызы Шәйхетдиновага
12 нче февральдә 55 яшь тула.
Кадерле тормыш иптәшем, туганыбыз, әниебез, әбиебез, сине ихлас күңелдән юбилеең белән котлыйбыз. Сиңа булган хөрмәтебез, рәхмәтебез чиксез. Син - көчле ихтыярлы, авырлыкларга чыдам, тормышны яратучы кеше. Улларыңа яхшы киңәш бирүче киң күңелле әни, ышанычлы тормыш иптәше, оныклары өчен җан атып торучы әби, туганнарың, әтиең өчен таяныч та син. Тормышка ямь өстәп,авырмый, кайгы-хәсрәт күрмичә, озын гомер итәргә, балаларыңның, оныкларыңның игелеген күреп, тигезлектә яшәргә язсын Аллаһ Тәгалә.
Көн дә сине котлап кояш чыксын,
Сине котлап җилләр иссеннәр.
Яшәү матурлыгы, яме булып
Калган еллар имин үтсеннәр.
Сине яратып тормыш иптәшең Ильяс,
улларың Илнур, Илгиз, киленең Рита,
оныкларың Әмир белән Марат,
әтиең, апаң Рәшидә, җизнәң Фазыйл.
Нет комментариев