Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
Котлаулар

Котлыйбыз!

30 января 2018, 10:30

645

0

0

Котлыйбыз!

Туймәт авылында яшәүче сөекле кызым, безнең барыбыз өчен дә бик-бик якын,

яраткан, газизләрдән-газиз, кадерле тормыш иптәшем, әниебез, сеңелебез, апабыз

Рәмилә Вәлиәхмәт кызы Шиһапованың

31 гыйнвар көнне 50 яшьлек юбилее.

Агач-яфрак, кеше кылган гамәлләре белән матур. Тормыш сукмакларыннан кыю адымнар белән алга атлаганда, янәшәдәге кешеләргә игътибарлы, ярдәмчел һәм гадел, кешелекле, эчкерсез була белгәннәрне кем генә хөрмәт итми икән?! Шундый гүзәл сыйфатларга ия кадерлебез син безнең. Рөхсәт ит чын күңелебездән гомер бәйрәмең белән тәбрик итәргә. Күңел түрендәге иң изге теләкләрне сүзләр белән генә әйтеп бетерү мөмкин түгел. Алар иксез-чиксез. Тормыш иптәшеңнең, газиз улларыңның, әниеңнең, газиз туганнарыңның һәм аларның гаиләләренең күңел җылысын тоеп, игелекләрен күреп, бәхетле озын гомер кичерүеңне телибез. Гомереңнең һәр көнен исәнлек-саулык, күңел тынычлыгы, гаилә шатлыгы, туганнар куанычы белән каршы алырга насыйп булсын.

Синдәй кешеләр сирәктер. Син тугрылыклы тормыш иптәше дә, миһербанлы, саф күңелле әни дә, киң күңелле, кунакчыл хуҗабикә дә, әти-әни хакын хаклаучы бала һәм туган җанлы туган да... Безнең өчен барын да эшләргә әзер, ачык йөзле, игелекле кеше син, кадерлебез, рәхмәт.

Юбилеең белән! Гел шулай көләч, ягымлы бул. Мәрхәмәтле җаның, киң күңелең, эчке дөньяңның матурлыгы белән безне сокландырып һәм сөендереп озын-озак яшә!

Юбилейда нәрсә теләсәк тә,

Алыштыра алмас саулыкны.

Аллаһ насыйп итсен, имәндәй нык,

Какшамаслык саулык-байлыкны.

Җизни белән тигезлектә яшә,

сыгылмый мен гомер тавына.

Балаларың, туар оныкларың

Куандырсын тагын, тагын да.

Бәйрәмнәрең кабатланып торсын,

Сүтелгәндә гомер йомгагы.

Туганлыкны саклап бергә-бергә

Каршылыйк без килер елларны.

Сине яратып, иң изге теләкләр белән, әниең, тормыш иптәшең, улларың,

туганнарың, аларның тормыш иптәшләре, уллары һәм кызлары.

Туймәт-Чирмешән.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев