Котлыйбыз!

Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсендә
озак еллар машина йөртүче булып эшләүче
Рәфыйков Фәйзрәхман Габдрахман улына
29 гыйнварда 60 яшь тула.
Кадерле юбиляр, сезне гомерегезнең гүзәл бәйрәме белән чын күңелдән котлыйбыз. Сез эштә үзегезнең тырыш, җаваплы кеше булуыгыз белән аерылып торасыз. Нинди генә озын юлларга чыксаң да, сезнең машинага шикләнмичә утырырга мөмкин: без беләбез, руль артында оста, тәҗрибәле Фәйзерәхман абый. Карлы-буранлы, яңгырлы көннәрдә дә безне исән-имин йөртеп кайтуларыгыз өчен рәхмәт сезгә. Киләчәктә дә сезгә юлларны гел шулай бәла-казасыз, хәвеф-хәтәрсез үтәргә насыйп булсын.
Хезмәттәшебез, алдагы елларыгызда иминлектә, сау-сәламәт булып, тормыш иптәшегез, балаларыгыз, оныкларыгыз белән рәхәт һәм хәерле гомер итүегезне телибез.
Иң изге теләкләр белән,
район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе коллективы.
Нет комментариев