Котлыйбыз!

Кадерле әниебез, Әмир авылында яшәүче
Мөхәммәтшина Саҗәрә Рәҗәп кызының
26 гыйнварда туган көне!
Әниебез, сине ихлас күңелдән котлыйбыз. Сиңа булган рәхмәтләребезне, күңелдәге теләкләрне сүз белән генә әйтеп бирергә мөмкин түгел, алар иксез-чиксез. Синең кебек сабыр, миһербанлы, саф күңелле әниләр бик сирәктер. Син безнең таяныч та, ышаныч та, яклаучыбыз да, саклаучыбыз да. Үстердең, кеше иттең, барыбыз да, мең рәхмәтләр укып, сиңа озын гомер телибез.
Кадерлебез! Гомер юлың якты өлге итеп алырлык, меңнәргә үрнәк булырлык! Кадерләп үстереп, үз юлыбызга аяк басарга булышканың, кайгыртканың, гаделлеккә өйрәткәнең өчен зур рәхмәт сиңа! Без барыбыз да тормышта үз юлыбызны таптык, сезнең йөзгә кызыллык китермәскә тырыштык. Син, әни, безнең өчен һәрчак олы җанлы, киң күңелле кеше, таянычыбыз, ышанычыбыз, киңәшчебез, җылы кояшыбыз, яшәү өлгебез. Әни! Ата-ана һәм туган кадерен белергә өйрәткәнең, туган нигезгә кайтканда кочак җәеп каршы алуың өчен бик зур рәхмәт сиңа! Өебез һәрвакыт ямьле, ризыклы булсын, балаларыгызның, оныкларыгызның игелеген күреп, әти белән бер-берегезгә куаныч, терәк, ышаныч булып озак гомер итегез, күңел яктылыгын, җан җылысын тоеп, тынычлык-
та, муллыкта, саулыкта яшәргә насыйп булсын!
Картлык көннәрең бары тик шатлыкта гына үтсен. Гел шулай көләч, ягымлы бул. Безне сөендереп озын-озак яшә!
Гомерең хәзинәсенә
Өстәлде тагын бер ел,
Моңайма еллар үтә дип,
Елмай син - бәхетле бул!
Иң изге теләкләр белән, балаларың.
Әлеге теләкләргә әтиебез Җәүдәт тә кушыла.
Нет комментариев