Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
Котлаулар

Котлыйбыз!

16 января 2018, 05:30

625

0

0

Котлыйбыз!

Туган нигебездә әти-әниебезнең җылысын саклаучы

энебез Рауфан Шәрип улы Шәйхетдиновның

17 гыйнварда гомер бәйрәме - 50 яшьлек юбилее.

Без, җиде бала, Лашман авылында тату, түгәрәк гаиләдә әти-әни җылысын, назын тоеп үстек.

Бүген алты туганының гаиләләре юбилярга саулык, эшендә уңышлар, бәхет кояшы гаиләсен гел җылытып торуын, балаларының сау-сәламәт булуын тели.

Бу дөньяда яшәгәндә

Туганнар булу рәхәт.

Җиде туганлы иткәнгә,

Әти-әнигә рәхмәт.

Рәхмәтлебез, Аллаһым, сиңа

Олы җанлы энебез булганга,

Мәрхәмәтле булдың әти-әниеңә,

Бик ярдәмчел дуска, туганга.

Туган нигезне саклый белдең

Сынауларга бирешми генә

Котлы булсын, Рауфан, юбилеең

Әле сиңа 5тә 0 гына...

Яшәү дәрте өстәрлек уңышлар теләп, туганнарың.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев