Котлыйбыз!

Әмир авылында туып үскән, хәзер Чирмешәндә яшәүче
Мәдинә Хафиз кызы Харисованың
9 гыйнвар көнне 60 яшьлек юбилее.
Бүген барыбыз өчен дә якты, илаһи зур бәйрәм. Җир йөзендә әнидән дә якын, әнидән дә мәхәббәтле, олы җанлы зат юктыр.
Кадерле әниебез, сине шушы матур бәйрәмең белән тәбрик итәбез. Һәрбер көнең кояш кебек якты, уйларың киң, туар таңнарың тыныч, саулыгың ныклы, гомерең бәхетле узсын. Син безнең таянычыбыз, ышанычыбыз, киңәшчебез, яшәү өлгебез.
Гөрләп яшә, картаюны белмә,
Куанычта үтсен һәр көнең.
Йөзләреңдә булган шатлык нуры
Балкып торсын, бер дә сүнмәсен.
Күңелең синең һәрчак шулай
Ачык булсын һәркемгә.
Без телибез ак бәхетләр
Сиңа туасы һәр көнгә.
Иң изге теләкләр белән, балаларың Радик-Ләйсән, Сәйдә, Ризван, Рәхим.
Бу теләкләргә кода-кодагыең да кушыла.
Нет комментариев