Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Котлыйбыз!

06 января 2018, 06:57

789

0

0

Котлыйбыз!

Әмир авылында яшәүче кадерлеләребез

Якуп һәм Нәваль Гариповларның бергә гомер итүләренә

8 гыйнварда 60 ел була.

Кадерлеләребез! Сез пар аккошларга тиң. Сезнең татулыкка, уңганлыкка карап, бар да соклана. Үзегез булдырган тормыш елгасы буйлап тын гына йөзәсез дә йөзәсез. Сез - гомернең һәрбер минутының кадерен белеп яшәүче тынгысыз, тырыш җаннар. Безнең бәхет сездәй олы җанлы, кешелекле, ышанычлы терәкләребез булуда. Бәхет чәчеп торган нурлы йортыбызның нигезе киләчәкле, ныклы. Бәхетегез түгәрәк булсын. Балаларыгызның тәүфыйгын тоеп, бәхетле гомер көзләре кичерегез. Гомер бәйрәмегез уңаеннан исәнлек-саулык, бәхет телибез, тигез канат белән матур гомер кичерегез. Саулык - иң зур байлык, иман байлыгы белән үрелеп, сезне гел изге гамәлләргә генә канатландырып торсын. Әти-әниебез, сез безгә бик кирәк һәм олы терәк.

Гомерне бит еллар билгеләми,

Яшәү дәрте булсын күңелдә.

Сәламәтлек, бәхет, куанычлар

Юлдаш булсын сезгә гомергә.

Иң изге теләкләр белән, балаларыгыз

Наилә, Наил-Хәдичә, Галия-Марсель, Илсөяр, Илгизәр-Диләрә,

оныкларыгыз, барча туганнарыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев