Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Котлыйбыз!

31 декабря 2017, 14:45

652

0

0

Котлыйбыз!

Керкәле авылында туып, шунда гомер итүче

Мөзәянә Әхмәтвәли кызы Фәттаховага

1 гыйнварда 80 яшь тула.

Газиз кешебез - әниебез, әбиебез, әтиебезнең тормыш иптәше, сине олы юбилеең - туган көнең белән котлап, җир йөзендәге иң кадерле, иң гүзәл хисләрне, таң җилләренең җылысын, иң назлысын, гомернең иң озынын, дөньяның бөтен ямьнәрен килә сиңа бүләк итәсе. Булган бөтен матур сүзнең иң тәмлесен килә сиңа әйтәсе, син булганда җирдә без бәхетле, синең белән якты көнебез, безнең белән син дә бәхетле бул! Сиңа озын гомер телибез.

Туган көнең үтсен шатлык белән,

Нур китмәсен алсу йөзеңнән.

Карашларың һәрчак якты булсын,

Яшь таммасын зәңгәр күзеңнән.

Олы бәйрәм, әнкәй, синең өчен,

Туган көнең белән котлыйлар.

Шәл ябынган куак башларында

Матур кошлар бүген сайрыйлар.

Иң изге теләкләр белән, балаларың, кияү-киленнәрең,

12 оныгың, 5 оныкчыгың.

Бу теләкләргә әтиебез Минәхәт тә кушыла.

Фәттаховлар гаиләсе.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев