Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Котлыйбыз!

23 декабря 2017, 12:38

629

0

0

Котлыйбыз!

Лашман авылында яшәүче кадерле әниебез

Миннур Зариф кызы Гатинаның

24нче декабрьдә туган көне.

Хөрмәтле әниебез!

Сине ихлас күңелдән туган көнең белән котлыйбыз. Сиңа аяз күк йөзе, шомырт чәчәгедәй ак бәхетләр, корычтай нык сәламәтлек, кояштай озын гомер, чиксез шатлыклар телибез. Сабыр холыклы, мәрхәмәтле, ярдәмчел, кадерледән-кадерле син. Киләчәктә дә киң күңелле, ачык йөзле, олы йөрәкле булып кал. Алдагы көннәреңдә дә сәламәтлек белән гомер итәргә, безнең шатлыкларга сөенеп яшәргә язсын иде. Без сиңа барысы өчен дә рәхмәтле.

Озын гомер бирсен Ходай сиңа,

Сызламасын аяк-кулларың.

Әтиебез, балаларың, туганнарың белән

Матур үтсен гомер юлларың.

Сәламәт бул, озак еллар яшә,

Балкып торсын синең йөзләрең.

Кайгы күрми, шатлык-куанычта

Үтсен синең килер көннәрең.

Изге теләкләр белән, барлык балаларың,

оныкларың исеменнән, кызың Миләүшә.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев