Котлыйбыз!

Район сәнгать мәктәбе директоры
Рәмзия Вәкъкас кызы Гайниева
17 декабрьдә күркәм юбилеен билгеләп үтә.
Хезмәттәшебезне, таләпчән, шул ук вакытта игътибарлы һәм кешелекле, коллективыбызда һәм районда зур абруй казанган җитәкчебезне гомер бәйрәме белән чын күңелебездән кайнар котлыйбыз.
Рәмзия Вәкъкасовна, Сез үз эшегезнең чын остасы, хезмәтегез белән балаларны матурлыкны күрергә өйрәтүче, яшь буында рухи камиллек тәрбияләүче тынгысыз белгеч. Без сезне бик яратабыз һәм хөрмәт итәбез. Киләчәктә дә эшегездә уңышлар, саулык-сәламәтлек, бәрәкәтле тормыш телибез.
Бәхетләрең охшаш булсын
Яңа яуган ак карга,
Фәрештәләр кунсын иңнәреңә
Туган көнең белән котларга.
Озын булсын синең гомерең,
Тыныч булсын һәрчак күңелең.
Бәхет чишмәләрең мул аксын,
Зур шатлыклар белән таң атсын.
Иң изге теләкләр белән,
район сәнгать мәктәбе коллективы.
Нет комментариев