Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
Котлаулар

Котлаулар

07 декабря 2017, 08:14

872

0

0

Әмир авылында гомер итүче Нурсинә Гата кызы Җиһаншинаның 11 декабрьдә туган көне, аңа 55 яшь тула.
Тормыш иптәше Илдус белән алар төп нигездә яшиләр, әниебез Һәдия дә алар хөрмәтендә яшәп бакыйлыкка күчте.
Бәйрәмнәрдә, төрле мәҗлесләргә без барыбыз да шул, туган нигезгә кайтабыз, алар безне тәмле ризыклары, ачык йөз белән каршы алалар - шуңа да мең рәхмәт.
Нурсинә хезмәт юлын район кулланучылар җәмгыятендә сатучы булып башлап җибәрә, аннан хат ташучы хезмәтен башкара. Газета-журналларны, пенсияне вакытында таратыр өчен, аңа Лашман белән Әмир арасын - көзге салкын яңгырларда, кышкы суыкларда, бураннарда да көн саен диярлек йөрергә туры килә. Ул - Әмирдә һәр өйдә көтеп алынган кунак, авыл халкы аңа бик рәхмәтле. Кайда гына эшләсә дә, хөрмәткә лаек кеше.
Нурсинә! Без - туганнарың, киң күңелең, ачык йөзең, сабырлыгың, уңганлыгың, мәрхәмәтле булганың өчен сиңа сокланабыз, сине хөрмәт итәбез. Сиңа исәнлек-саулык, күңел тынычлыгы, озын, кадерле гомер телибез. Балалар хәсрәте күрмичә, аларның мәрхәмәтен тоеп, тормыш иптәшең, балаларың, оныкларың белән тигезлектә, бәхетле яшәргә насыйп итсен. Эшеңдә дә, гаиләңдә дә үзең булып кал. Юбилеең белән тәбрик итәбез!
Югалтулар бик күп булды синдә
Кайдан сиңа шундый сабырлык?
Тормыш сынавыннан зарланмыйсың,
Һәркем синнән үрнәк алырлык.
Туганнарың кайтып кергән чакта
Каршылыйсың ачык йөз белән,
Туганлык җепләре өзелмәсен диеп,
Аермыйсың туган нигездән.
Ходай сине илдән аерым
Бәла-казалардан сакласын,
Бер-береңә мәрхәмәт һәм хөрмәт,
Күңел тынычлыгы саклансын.
Кызганма, син, үткән елларыңны:
Яшәү җирдә - үзе зур бәхет.
Якты киләчәгең көтеп торсын,
Яшәү дәрте булсын һәрвакыт.
Олы хөрмәт белән, туганнарың.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев