Котлыйбыз!

Чирмешән авылында яшәүче
Рамазанова Алсу Мирсәет кызының
50 яшьлек юбилее!!!
Алсу, без сине ихлас күңелебездән бу бәхетле көнең - юбилеең белән тәбрик итәбез. Син һәрвакыт яхшы күңелле, сабыр, кешелекле, олы җанлы, ягымлы туганабыз. Сине ихлас күңелебездән ихтирам итәбез һәм яратабыз.
Алдагы тормышың кайгы-хәсрәтсез үтсен, сәламәт бул, тормыш иптәшең Әсхәт белән матур гомер ит, балаларыңның - оныкларыңның игелеген күреп, һәрвакыт шулай изге, сабыр, шат күңелле булып озак яшә.
Тормыш юлың һәрчак балкып торсын,
Ягымлы, шат булсын күңелең.
Озын гомер, бәхет-шатлык белән
Бер кайгысыз үтсен гомерең.
Зур бәхетләр юлдаш булсын сиңа,
Көннәреңне шатлык бизәсен.
Сәламәтлек - ярты бәхет, диләр,
Шушы бәхет читләп үтмәсен.
Сине яратып, хөрмәт итеп,
туганнарың Дания -Альфред, Гөлүсә-Ришат, Гүзәл-Равил.
Безнең теләкләргә балалар һәм әти-әни дә кушыла.
Нет комментариев