Котлыйбыз!
Лашман авылында яшәүче
Хамматов Хәмзә Ильяс улына
22 октябрьдә 55 яшь тула.
Кадерле әтиебез, тормыш иптәшем, яраткан бабабыз,сине 55 яшьлек юбилеең белән котлыйбыз! Әтиебез, гомер юлың синең меңнәргә үрнәк итеп алырлык. Безне кадерләп үстереп, үз тормышыбызны корырга булышканың, яратып-сөеп, әтиләрчә кайгыртканың, гаделлеккә, хезмәткә өйрәткәнең өчен зур рәхмәт сиңа, әти! Син безнең өчен һәрчак олы җанлы, киң күңелле таянычыбыз, киңәшчебез! Кирәк вакытта кырыс та, таләпчән дә була белдең.
Өебез һәрвакыт ямьле, ризыклы булсын, балаларыңның игелеген күреп, оныкларыңа сөенеп, әниебез белән исән-сау озак гомер итәргә язсын. Барысы өчен дә мең-мең рәхмәт сиңа.
Әтиебез!
Кереп барасың гомер көзләренә
Тормыш йөген тартып бүген дә,
Намус белән узды һәрбер көнең
Шуңа аяз зәңгәр күгең дә.
Иң изге теләкләр белән, балаларың Фәрит-Ләйсән,
Фәнзия-Рәмил, оныкларың һәм яраткан әниебез Асия.
Нет комментариев