Чирмешән авылында яшәүче Кашапов Айрат Рафгат улының 4 октябрьдә 50 яшьлек юбилее.
Кадерле, яраткан тормыш иптәшем. Син тормышта ышанычлы, ярдәмчел, гаилә җанлы булдың һәм шулай булып каласың. Сине - нинди генә эшкә тотынсаң да булдыра торган алтын куллы ир-егетне, кайгыртучан, тырыш гаилә башлыгын ничек яратмыйсың?!
Кадерлем, сиңа иң мөһиме - нык сәламәтлек, катлаулы хезмәтеңдә зур уңышлар телим. Киләчәктә дә шатлык-сөенечләргә төренеп, тигезлектә яшәргә язсын.
Куанычлар гына алып килсен
50 яшең - матур бәйрәмең.
Сиңа бүген бүләк итәмен мин
Барлык яхшылыклар бәйләмен.
Сине яратып, хөрмәт белән, тормыш иптәшең Ләлә.
Нет комментариев