Чирмешәндә яшәүче абыем Кашапов Айрат Рафгат улына 4 октябрьдә 50 яшь тулды.
Кадерлебез, сине шушы олы юбилеең белән чын күңелдән котлап, ныклы сәламәтлек, озын гомер, җан тынычлыгы телибез. Тормыш сукмакларыннан атлау дәверендә кырыс сынауларны җиңә-җиңә, син балаларыңа игелек, хезмәт сөючәнлек, сабырлык үрнәге күрсәтәсең.
Абый, син җаваплы, кайгыртучан гаилә башлыгы, ярдәмчел туган, үз эшеңнең остасы. Шундый булганың өчен без сине бик хөрмәт итәбез һәм яратабыз. Гел шундый булып кал.
Күпме юллар үтелгән бу җирдә,
Күпме еллар күңел аша узган.
50 чатлы олы бер юл - гомер,
Инде сиңа бүген 50 тулган.
Үтеләсе юллар тагы да шәп,
Кайсы ошый сайлап өлгер генә.
50 чатлы яңа юллар дәшә,
Сиңа әле бары 50 генә!
Иң изге теләкләр белән, Гүзәл-Марат, Айдар, Булат. Безнең теләкләргә әти-әниебез дә кушыла.
Нет комментариев