"Чирмешән автотранспорт предприятиесе" коллективы өлкән механик
Шәйхетдинов Раил Рөстәм улын күркәм юбилее белән ихлас күңелдән тәбрик итә.
Раил Рөстәмович! Сезгә аяз күк йөзе, корычтай нык сәламәтлек, кояштай озын гомер, чиксез шатлыклар телибез. Сез сабыр холыклы, мәрхәмәтле, ярдәмчел, төгәллекне яратучы хезмәттәшебез. Киләчәктә дә киң күңелле, ачык йөзле, олы йөрәкле булып калыгыз. Сезгә алдагы көннәрегездә дә сау-сәламәт булып гомер итәргә, тормыш иптәшегез белән балаларыгызның, якыннарыгызның шатлыкларына сөенеп яшәргә язсын иде.
Тормыш юлыгыз һәрчак балкып торсын,
Ягымлы, шат булсын күңелегез.
Озын гомер, бәхет-шатлык белән
Бер кайгысыз үтсен гомерегез.
Нет комментариев