Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

16+
Рус Тат
Котлаулар

Котлаулар

28 сентябрь 2017, 08:23

1248

0

0

Кара Чишмә авылында гомер итүче безнең өчен иң кадерле һәм газиз әтиебез Фазыйл Галим улы Гамировка
30 сентябрьдә 80 яшь тула.
Кадерле әтиебез! Сине чын күңелдән олы юбилеең белән котлап, озын гомер, сәламәтлек, бәхет-шатлык телибез. Син безнең тормышта якты маягыбыз, өебезнең нуры. Син безнең өчен һәрчак изге күңелле, олы җанлы, ярдәмчел, сабыр, иң мәрхәмәтле, үрнәк әти булдың. Әни белән тигезлектә, төп нигезебезнең җылысын саклап, озын-озак гомер итәргә язсын Ходай. Безне яратканың һәм кайгыртканың өчен мең рәхмәт сиңа.
Әти, 80 яшькә җитү берни түгел,
Кирәк әле 100гә җитәргә.
Әни белән тигезлектә бергә,
Яшәргә дә әле яшәргә.
Иң изге теләкләр белән, әниебез Наилә, балаларың, кияү-киленнәрең: Миләүшә-Фәрит, Фәнил-Әминә, Салават-Гөлнара,
алты оныгың һәм биш оныкчыгың.
Безнең теләкләргә Чирмешәндә яшәүче Әһлиуллиннар гаиләләре дә кушыла.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев