Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Котлыйбыз!

09 сентября 2017, 08:00

593

0

0

Котлыйбыз!

Югары Кәминкә авылында яшәүче Сәкинә Харис кызы Нурмиевага 10 сентябрьдә 80 яшь тула.

Әниебез, син безнең өебезнең якты нуры, җылылык чыганагы, таянычыбыз, акыллы киңәшчебез.

Кадерлебез! Сиңа озын гомер, саулык, имин тормыш телибез. Өебезнең яме, гаиләбезнең күрке булып, онык­ларыңны яратып-сөеп гомер итәргә язсын. Барысы өчен дә рәхмәт сиңа.

Агарган дип инде чәчләрем дә

Ашыкмыйча чәчен тарыйсың.

Алты балаң алты якка очты,

Сурәтләрен генә карыйсың.

Гомер уза, әнкәй, әкрен генә,

Картайганыңны да сизмисең.

Сиксән яшь ул әле яшәү башы гына,

Тормыш мизгелләре генә, дисең син.

Иң изге теләкләр белән, балаларың, кияү-киленнәрең, оныкларың.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X