Котлыйбыз!

Чирмешәндә гомер итүче кадерле әниебез Рәмзия Рәис кызы Мифтахетдинованың 29 августта туган көне, юбилее.
Кадерле әниебез, әбиебез, сине чын күңелдән гомер бәйрәмең белән котлыйбыз, исәнлек-саулык, тазалык-байлык, җан тынычлыгы, тән сихәтлеге, иман байлыгы, чиксез шатлыклар телибез. Сабыр холыклы, мәрхәмәтле, ярдәмчел, кадерледән-кадерле син безнең өчен, әни. Киләчәктә дә киң күңелле, ачык йөзле, олы йөрәкле булып кал.
Яшәү шатлыгы син безнең өчен,
Яхшылыгың белән үрнәк син.
Авыр чакта сиңа таянабыз,
Безнең өчен һәрчак кирәк син.
Гөрләп үтсен синең гомерең,
Юлларыңа гөлләр сибелсен.
Туар таңнар сиңа әнием,
Бары шатлык кына китерсен.
Иң изге теләкләр белән, балаларың: Миләүшә-Фәнис, Рашад;
оныкларың: Рәнис, Булат.
Нет комментариев